Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров аппарат киңәшмәсе уздырды

2024 елның 20 мае, дүшәмбе

Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе булып узды, анда беркетмә йөкләмәләрен үтәү барышы каралды. Чараны урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Чарада министр урынбасарлары, эшләр идарәчесе, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Киңәшмә барышында федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман сагын гамәлгә ашыру, файдалану өчен исәпләнгән диләнкене үзләштерү, республика предприятиеләренә агач ташу, дәүләт телләре турындагы Татарстан Республикасы законнарын үтәү мәсьәләләре каралды.

Чыгышларны тыңлаганнан соң, Равил Кузюров хезмәткәрләргә «компенсацияле» урман торгызу эшләрен уздыру, санитар-савыктыру чараларын үтәү, мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү һәм башкалар өчен кишәрлекләр сайлауга бәйле берничә йөкләмә бирде.

«Шулай ук урман законнарын бозуларны кисәтү һәм ачыклау буенча эшне көчәйтүегезне сорыйм, – диде министр. – Урман фондын системалы рәвештә патрульләргә һәм, гомумән, контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырырга кирәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International