Министрлыкта Kastamonu компаниясенең агач эшкәртү заводына агач материалы әзерләү һәм китерү мәсьәләләре турында сөйләштеләр

2024 елның 21 мае, сишәмбе

Бүген Министрлыкта Kastamonu компаниясенең агач эшкәртү заводына агач әзерләү һәм китерү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Чараны урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде.

Киңәшмәдә министр урынбасары Рәис Гомәров, «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖ генераль директоры Али Кылыч һәм башкалар катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар агач әзерләү, ташу, бәя билгеләү һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International