Бүген РФ Федераль Җыены Федерация Советында киңәшмә узды, анда урманнарны саклау һәм урман күзәтчелеген бүлүгә юнәлдерелгән 11.06.2021 № 170-ФЗ федераль законны куллану нәтиҗәләре каралды. Аны ФС Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе урынбасары Татьяна Гигель үткәрде.
Видеоконференция режимында узган утырышта урман комплексы белән идарә итүнең төбәк органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов катнашты.
Татьяна Гигель билгеләп үткәнчә, әлеге закон үтәлешен гамәлгә ашыру Россия Федерациясе Урман комплексын үстерү мәсьәләләре буенча совет контролендә тора.
Ул, 2023 ел нәтиҗәләре буенча урман күзәтчелеген гамәлгә ашыручы вазыйфаи затларның штат саны 21,9 мең берәмлек, ә чынлыкта 18,2 мең кеше тәшкил итә, дип өстәде.
«Законның никадәр нәтиҗәле эшләвен аңларга кирәк, – диде Татьяна Гигель. – Хокукый рәвештәге проблемалар бармы, матди-техник тәэмин ителеш җитәрлекме, патрульлек нормативлары үтәләме, алар төзәтмәләр таләп итәме – шуларны ачыкларга кирәк».
Аннары киңәшмәдә Россия Табигать министрлыгының Урман ресурслары өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм җайга салу департаменты директоры Андрей Грибенников, Рослесхозның Федераль дәүләт урман күзәтчелеге идарәсе башлыгы Алексей Абрамов һ.б. докладлар белән чыгыш ясады.