Республика мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр «Лесной подрост» профильле тематик сменасында катнашачак

2024 елның 21 мае, сишәмбе

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында «Лесной подрост» профильле тематик сменасында катнашу конкурсына йомгак ясадылар.

Исегезгә төшерик, профильле сменада катнашу өчен дәгъвачыларга конкурс биремен үтәргә – проект нәтиҗәләрен, урманнарны саклау буенча тикшеренүләрне тәкъдим итәргә яки «Урманны бергә саклыйк!» темасына эссе язарга, анда үзенең гаиләсен һәм дусларын урманнарны саклауга җәлеп итү тәҗрибәсе белән уртаклашырга кирәк иде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр арасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр дә бар. Бу – Зеленодольск шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге 9 нчы лицееның «Зеленый островок» берләшмәсендә катнашучы Әдилә Гайнуллина, Казан шәһәренең 6 нчы гимназиясенең «Урам» берләшмәсе әгъзалары.

Смена 2024 елның 24 июненнән 14 июленә кадәр «Орленок» россиякүләм балалар үзәге базасында «Лесной подрост» профильле сменасында узачак.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International