Рослесхозда 2024 елда урман корткычлары чыккан урыннарны бетерү чараларын үткәрү мәсьәләләре каралды

2024 елның 22 мае, чәршәмбе

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында 2024 елда зарарлы организмнарны юк итү яки аларның санын бастыру буенча чаралар үткәрү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Чарада Рослесхозның Урманнарны яңадан торгызу һәм саклау идарәсе башлыгы Елена Бусыгина, урман хуҗалыгы белән идарә итүнең төбәкләрдәге органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстаннан – ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин һ.б. катнашты.

Төп доклад белән урманнарны яңадан торгызу һәм саклау идарәсе җитәкчесе  урынбасары – урманнарны саклау бүлеге җитәкчесе Илья Кротов чыгыш ясады. 

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда Татарстан Республикасында 12,2 мең га мәйданда Азнакай, Баулы, Болгар, Бөгелмә һәм Лениногорск урманчылыклары территориясендә парсыз ефәк күбәләген юк итү яки бастыру чараларын башкару планлаштырылган. «Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге белгечләре үткәргән язгы исәпкә алу нәтиҗәләре буенча мәйдан 1 мең гектарга киметелгән. Урман утыртмаларын эшкәртү биологик препарат ярдәмендә җир өсте һәм авиация ысуллары белән башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International