ТР Кукмара муниципаль районында «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе узган

2024 елның 22 мае, чәршәмбе

ТР Кукмара муниципаль районында «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе узган. Урман биләмәләрен җыештыру эшләре Лубян урманчылыгы территориясендә Лубян авылы янында оештырылган. Акциядә «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ студентлары һәм «Лубян урта мәктәбе» МБМУ укучылары катнашкан. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны үткәрү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының максатлары һәм бурычларына туры килә.

Чара ярышлар форматында узган. Акциядә катнашучылар көче белән урман фондыннан барлыгы 10 куб.м каты көнкүреш калдыгы җыеп чыгарылган.

Ярышлар нәтиҗәсендә беренче урынны көллиятнең 21 нче урман хуҗалыгы төркеме командасы алган. Икенче урында – Лубян урта мәктәбе командасы, өченче урында – көллиятнең 2 нче һәм 3 нче курслары җыелма командасы.

Исегезгә төшерәбез, «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенең язгы этабы 22 апрельдә башланды һәм 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аның кысаларында республиканың урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры-сарыдан һәм ауган агачлардан чистарту, аншлагларны, мәгълүмат такталарын һәм урманда ял итү урыннарын ремонтлау һәм төзекләндерү эшләре алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International