Бөгелмә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре базислы урман питомнигында нарат һәм гади чыршы орлыкларын чәчкәннәр. Исегезгә төшерәбез, бу эшләр «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында башкарыла.
«Барысы 0,5 гектардан артык мәйданда орлык чәчелде, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Сәгыйд Абдуллин. – Эшләрне башлар алдыннан орлыкларны чәчүлек алдыннан эшкәртү тулы циклы белән узды: стратификацияләү, микроэлементлар эремәсендә җебетү һәм махсус препарат белән агулау эшләре башкарылды. Мондый әзерлек эшләре орлыкларның шытымын арттыруга һәм шытымнарның иртәрәк тишелеп чыгуына ярдәм итә».
«Чәчүдән соң мульча җәелде, ул туфракның өске катламнарында дымны саклап калырга ярдәм итәчәк, – дип өстәде ул. – 2-3 елдан бу чәчкеннәр дәүләт урман фонды җирләренә утыртылачак».