Республикада ак койрыклы бөркетләр һәм кояш бөркетләре ояларын онлайн-күзәтү проектын гамәлгә ашыру дәвам итә

2024 елның 24 мае, җомга

Татарстан Республикасында ак койрыклы бөркетләр һәм кояш бөркетләре ояларын онлайн-күзәтү проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Аның максаты – эре ерткыч кошларның популяцияләрен саклау, кеше күп яши торган һәм техноген үзләштерелгән территорияләрдә тигез киңлекләрдә яшәүче бөркетләрнең тормышы турында белемнәрне тарату.

Проект  «Түбән Кама» милли паркы, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, «Татнефть» ГАҖ һ.б. ярдәмендә тормышка ашырыла.

Быел трансляцияләр «Түбән Кама» МП һәм Әлмәт урманчылыгы урман фонды территориясендә урнашкан ике оядан алып барыла.

Тулырак мәгълүматны монда табып була:  https://vk.com/orlanbeloxvost?w=wall-205817899_1006.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International