Арча муниципаль районының Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар «Чиста яр» экологик акциясен үткәргән. Балалар Казансу елгасы ярын чүп-чардан чистартып, алар көче белән 2 км озынлыктагы урын төзекләндерелгән.
Чара «Экояз-2024» республика конкурсы кысаларында оештырылган.
«Без мондый акцияләрне системалы рәвештә үткәрәбез, – дип сөйләде директорның тәрбия эше буенча урынбасары, берләшмә җитәкчесе Фирая Гайнанова. – Мондый өмәләр вакытында укучыларның күмәкләшеп эшләү күнекмәләре формалаша, хезмәт сөючәнлек һәм табигатькә җаваплы мөнәсәбәт үсә».