Бүген Казан шәһәре янында «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенең үзәк чарасы узды. Урман фондын җыештыру Шәһәр яны урманчылыгының Столбище кишәрлегенә караган 86 нчы квартал территориясендә оештырылган иде.
Акциядә республика министрлыклары, ведомстволары, учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре белгечләре катнашты.
Акциядә катнашучылар көче белән әлеге мәйданчыкта 4 куб.м каты көнкүреш калдыклары җыелды, 240 куб.м коры-сары һәм аунак агач күчләргә өеп куелды.
«Әлеге урын юкка гына сайлап алынмады, биредә урман утыртмаларының санитар хәле канәгатьләнерлек түгел, алар тамыр губкасы белән зарарланган, шуңа күрә корыган һәм җиргә коелып төшкән аунак агачлар бик күп, – диде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Эшләрнең максаты – урман фондының санитар торышын яхшырту һәм урман янгыннары килеп чыгу куркынычын киметү, халыкның иминлеген тәэмин итү».
Министр искәрткәнчә, «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясенең язгы этабы 22 апрельдә башланды һәм 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Ул башланып киткәннән соң республика урман фондыннан 0,4 мең куб.м. каты көнкүреш калдыклары җыелган, 2,5 мең куб.м күләмендә коры-сары һәм аунак агач черү өчен өемнәргә өеп куелган.
«Акциягә барлыгы 10 мең кеше кушылды, – дип өстәде Равил Кузюров. – Без акциядә катнашучыларның барысына да чын күңелдән рәхмәтле. Сезнең өлешегез бәяләп бетергесез, бергәләп без үзебез һәм киләчәк буыннар өчен сәламәт һәм куркынычсыз мохит булдырабыз».
Исегезгә төшерик, «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе традицион чара булып тора һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты – урманнарда уңай санитар-экологик хәл булдыру, экологик культура формалаштыру һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.
Акциянең көзге этабы 9 сентябрьдән 9 ноябрьгә кадәр оештырылачак.