Татарстанда «Яшел эшләр марафоны» бөтенроссия экологик акциясе үткәрелә

2024 елның 27 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасында «Яшел эшләр марафоны» бөтенроссия экологик акциясе үткәрелә. Марафон активлыклары арасында: эре сулыклар ярларын җыештыру, агачлар утырту, калдыкларны җыю һәм сортлау, шулай ук экодәресләр һәм башка белем бирү чаралары үткәрү.

«Яшел эшләр марафоны» бөтен ил буенча экоактивистларны берләштерә һәм балаларда һәм яшьләрдә экологик культура һәм экопатриотизм формалаштыруның мөһимлегенә игътибар итәргә мөмкинлек бирә, шулай ук Россия табигатенә сакчыл мөнәсәбәт өчен халыкны уңай экологик көн тәртибенә җәлеп итә.

Марафонга теләгән һәркем кушыла ала, акция һәм анда катнашу турында тулы мәгълүмат сайтта бар: https://дниединыхдействий.рф.

Марафонны оештыручылар булып «Экосистема» Бөтенроссия экологик иҗтимагый хәрәкәте һәм, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәме белән, «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International