2024 елның 29 маенда Бөтенроссия экологик «Яшел эшләр марафоны» кысаларында «Планетага ярдәм» акциясе узачак. Акциягә кушылу өчен, планетаның киләчәгенә битараф булмау билгесе итеп, бер сәгатькә яктылыкны һәм көнкүреш электр приборларын сүндереп торырга кирәк.
Оештыручылар сүзләренчә, катнашучылар шулай ук «ВКонтакте» социаль челтәрендә #марафонзеленыхдел һәм #марафонэкосистема хештеглары белән язмалар урнаштыра ала.
«Планетага ярдәм» акциясе табигатькә һәм энергия ресурсларына сакчыл һәм җаваплы мөнәсәбәт кирәклегенә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.