Лубян урман-техник көллиятендә шахмат-шашка турниры узган

2024 елның 28 мае, сишәмбе

Кукмара муниципаль районының Лубян авылында «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ студентлары арасында ел саен үткәрелә торган Спартакиада дәвам итә. Бу атнада аның кысаларында шахмат-шашка турниры узган.

Турнир нәтиҗәләре буенча, яшүсмерләр арасында шахмат буенча ярышларда 1 нче урынны – 11 нче урман хуҗалыгы төркеме студенты Гнел Маргарян, 2 нче урынны –Раил Исмәгыйлев, 3 нче урынны Марсель Сәлахов (21 нче у/х төркеме) алган.

Кызлар арасында 1 нче урынга – Руслана Садыйрова (23 нче бакча-парк төркеме), 2 нче урынга Алена Портнова (22 нче икътисад төркеме) лаек булган.

Егетләр арасында шашка буенча көрәштә 1 нче урын өчен Умар Вадуев (32 нче икътисад төркеме) җиңеп чыккан, 2 нче урында – Илназ Рәхмәтуллин (21 нче у/х төркеме), 3 нче урында – Радмир Хәлилов (11 нче у/х төркеме).

Кызлар арасында 1 нче урынны – Диана Куркина (23 нче б/п төркеме), 2 нче урынны – Карина Петрова һәм Алинә Мансурова (22 нче икътисад төркеме), 3 нче урынны Алена Портнова яулаган.

«Лубян урман-техник көллиятендә ел саен төрле спорт ярышлары үткәрелә, – дип сөйләде көллият директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Наталья Сираҗетдинова. – Белем бирү эшчәнлеге белән беррәттән, без студентларны физик яктан тәрбияләүгә, шулай ук аларның интеллектын үстерүгә дә аерым игътибар бирәбез. Шахмат һәм шашка хәтерне яхшырта, дөрес исәпләргә һәм намуслы көрәш культурасына өйрәтә».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International