«Тәтеш урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Тәтеш урман хуҗалыгы» ТР ДБУ хезмәткәрләре урман фондын төзекләндерү буенча эшләр алып бара. Ел башыннан Тәтеш урманчылыгы территориясендә янгынга каршы һәм урманны саклау тематикасына 24 мәгълүмат щиты һәм баннер ремонтланган.
«Шуның белән бергә урманнарга килергә яратучы гражданнарның ял итү зоналары дип аталган 8 беседка да ремонтланды. Мондый эшләр урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексына керә, – дип сөйләде җитәкче-урманчы урынбасары Юрий Малькин. – Хәзерге вакытта квартал баганаларын яңарту буенча эш алып барабыз, гражданнарның ял итү урыннарында үлән чабабыз һәм чүп-чар чыгарабыз».