«Эка» МЭОО Россия студентларын 2024 елның 1 июненнән 7 июньгә кадәр Бөтенроссия бердәм гамәлләр көннәре форматында узачак «Экоквиз» интеллектуаль экологик уенында катнашырга чакыра.
Уенда катнашу өчен 10 кешедән торган команда тупларга, капитан сайларга һәм аны сайтта теркәргә кирәк: https://greenuniversity.ru/ecokviz_2024/.
Барлык катнашучы командалар – дипломнар, ә өч җиңүче команда бүләкләр: пластик белән пычратуны киметү турында китап һәм климат үзгәрүе турында белем бирү комиксы алачак.
«Экоквиз» – студентлар өчен яшьтәшләре белән мавыктыргыч вакыт үткәрү генә түгел, ә шәхси экологик эзләрен киметергә һәм экологик проблемаларны хәл итүдә нинди өлкәләрдә һәм ничек катнаша алуларын белергә ярдәм итүче яңа белемнәрне алу өчен бик яхшы мөмкинлек. Без инде күп тапкырлар мондый форматның студентларда иң зур кайтаваз табуын һәм аларга командада эшләү, иҗади фикерләү, хезмәттәшлек итү һәм экологик фикерләүне үстерү кебек киләчәк карьераларында файдалы күнекмәләрне булдырырга ярдәм итүен билгеләп үттек», – дип сөйләде «Россиянең яшел югары уку йортлары» гомумроссия программасы координаторы Анна Кудашева.