Буа урманчылыгы һәм Буа урман хуҗалыгы белгечләре кырмыскалыкларны коймалау буенча эшләр уздырган

2024 елның 29 мае, чәршәмбе

«Буа урманчылыгы» ДКУ һәм «Буа урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре Буа урманчылыгы урман фондында урнашкан кырмыскалыкларны коймалау буенча эшләр үткәргән.

«Барлыгы 72 кырмыска оясы киртәләп алынды, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Сергей Кириллов. – Кырмыскаларны юкка гына «урман санитарлары» дип атамыйлар, чөнки алар корткыч бөҗәкләрне нәтиҗәле юк итәләр. Шулай ук кырмыскалар үсемлек орлыкларын таратырга, туфракны йомшартырга, чәчәкләрне серкәләндерергә ярдәм итә».

Исегезгә төшерәбез, кырмыскалыкларны коймалау аларны җимерелүдән саклау өчен үткәрелә һәм биотехник чаралар комплексына керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International