ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2024 елның 30 маеннан Татарстан Республикасында парсыз ефәк күбәләге урыннарын бетерү буенча чаралар үткәрелә башлаячак. Быел ТР Азнакай, Баулы, Спас, Сарман, Ютазы, Бөгелмә һәм Лениногорск муниципаль районнары чикләрендә 12,2 мең гектар мәйданда эшләр башкарылачак.
Урман утыртмаларын эшкәртү биологик препарат ярдәмендә җир өсте һәм авиация ысуллары белән башкарылачак.
Республиканың урман тармагы белгечләре тарафыннан эшкәртү урыннарыннан 500 метр ераклыкта кисәтү билгеләре куелган. Урман корткычлары чыганакларын бетерү буенча чаралар уздырылган урыннарда гражданнарның урманнарга баруын һәм урманга транспорт чаралары белән керүне чикләү дә гамәлдә. Чикләүләр гамәлдә булган чорда гражданнарның урманда йөрүе, хайваннар көтү, дару үләннәре җыю тыела, умарталыклар урнаштыру тыела.