Лаеш урманчылыгы территориясендә рөхсәтсез чүплек бетерелгән

2024 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

«Лаеш урманчылыгы» ДКУ һәм «Лаеш урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре Лаеш кишәрлегенең 22 кварталындагы 2 бүлемтектә урман фонды территориясендә рөхсәтсез чүплеккә тап булганнар һәм әлеге урынны тәртипкә китергәннәр. Алар көче белән барлыгы 10 куб.м каты көнкүреш калдыгы чыгарылган.

«Чүплекләр экологияне начарлатып кына калмый, янгын чыгу ихтималын да арттыралар, – ди Лаеш урманчылыгы җитәкче-урманчысы Валерий Изибеков. – Без гражданнарны табигатькә сакчылрак карарга өндибез. Хәтта кечкенә пыяла кисәге дә урманда янгын чыгуга сәбәпче була ала».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International