Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, акция 2024 елның 4-30 маенда узды.
Акция кысаларында Татарстан Республикасында фронттан өйләренә кайтмаган 378 мең татарстанлының бөек батырлыгы истәлегенә 1,5 миллион агач утыртылган. Акциягә 40 меңнән артык кеше кушылган.
Россиядә халыкара акция 18 мартта старт алды. Аның максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 кеше истәлегенә 27 млн. агач утырту.
Чараны оештыручылар булып «Экология» илкүләм проекты кысаларында, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәмендә, «Хәтер бакчасы» АКО, Җиңү полководецларының хәтер фонды, «Җиңү волонтерлары» һәм «Урман волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте тора.