Хабаровск шәһәрендә Хабаровск сәнәгать-икътисад техникумы базасында һөнәри осталык буенча Бөтенроссия Чемпионатының йомгаклау (төбәкара) этабының «Урман аударучы» компетенциясе буенча ярышлар узган.
Ярышларда Хабаровск краеннан, Мәскәү, Новосибирск, Вологда, Ярославль, Владимир өлкәләреннән, Татарстан һәм Мари Эл республикаларыннан 9 кеше катнашкан. Татарстанны Лубян урман-техник көллияте студенты Никита Мөбарәков тәкъдим иткән.
Шартларга ярашлы рәвештә, конкурсантлар чылбырны алыштыру, бүлемтек баганалары әзерләү, төгәл һәм катнаш кискәләү, шулай ук товар белеме һәм медицина ярдәме күрсәтү буенча берничә биремне үтәгәннәр.
«Мин әлеге ярышларда эксперт-укытучы сыйфатында чыгыш ясадым, катнашучыларны бәяләдем, – дип сөйләде Лубян урман-техник көллиятенең укыту-җитештерү эшләре буенча директор урынбасары Илдар Галиев. – Барлык конкурсантларның да әзерлек дәрәҗәсе – югары. Чемпионат нәтиҗәләре соңрак, июнь аенда билгеле булачак».
Исегезгә төшерәбез, «Профессионаллар» хәрәкәтенең төп максаты – Россия икътисадының төрле тармакларын кадрлар белән тәэмин итүгә ярдәм итү, бу «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.