ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган конкурсларга йомгак ясалды

2024 елның 31 мае, җомга

Министрлыкта «Балалар күзлегеннән гаилә» темасына рәсем конкурсына һәм «Объективта гаилә» фотоконкурсына йомгак ясалды. Аларны оештыручы – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының башлангыч һөнәри берлек оешмасы.

«Балалар күзлегеннән гаилә» темасына рәсем конкурсы Министрлык хезмәткәрләренең 4 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге балалары арасында үткәрелде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче яшь категориясендә (4-6 яшь) Тимур Әхмәров җиңү яулады, икенче урында  (7-9 яшь) – Данияр Мостафин, өченчедә (10-12 яшь) – Артур Чернов.

«Объективта гаилә» фотоконкурсы 6 номинация буенча үткәрелде. «Гаилә – традицияләрне саклаучы» номинациясендә Артур Әхмәров җиңде, «Бергә бәхетле» номинациясендә – Арина Шамова, «Дөньяны бергә яулыйбыз» номинациясендә – Семен Чернов, «Спорт гаиләсе» номинациясендә – Риана Тимергалиева, «Йорт хайваннарының гаилә тормышы» номинациясендә – Әскәр Сәйфуллин һәм «Буыннар бәйләнеше» номинациясендә – Гордей Барсуков. 

Бүген барлык җиңүчеләр һәм катнашучылар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International