Норлат урманчылыгы һәм “Норлатлес” хезмәткәрләре, мәктәп урманчылыгы әгъзалары, Норлат шәһәре һәм районы администрациясе белән бергә, шәһәрнең көнбатыш читендә чыршы, каен, миләш үсентеләре утырттылар. “Яшә, урман!” акциясендә шәһәр халкы да катнашты. Алар өчен транспортны һәм кирәк-яракларны Норлат урманчылыгы бирде. Матур баннер эленгән агач утырту урынына су сиптерү машинасы да килгән иде. Бу көнне бер гектар мәйданда 7 мең агач утыртылды.