Казанда «Россия – минем тарихым» мультимедиа тарихи паркы эшен дәвам итә

2024 елның 3 июне, дүшәмбе

Казанда «Россия – минем тарихым» мультимедиа тарихи паркы эшен дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, мондый парклар РФ Президенты администрациясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган федераль проект кысаларында булдырылган, аның географиясе Санкт-Петербургтан Көньяк Сахалинскига кадәр – бөтен Россияне колачлый.

Паркта 5 даими экспозиция эшли: «Рюриковичлар», «Романовлар», «Бөек тетрәнүләрдән Бөек Җиңүгә», «Россия – минем тарихым», «Татарстан тарихы сәхифәләре». Мәгълүмат борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәр чорны үз эченә ала һәм заманча җиһазлар: сенсор өстәлләре һәм экраннар, интерактив коллажлар, проекторлар һәм планшетлы компьютерлар ярдәмендә тәкъдим ителә.

Шулай ук паркта төрле акцияләр дә уздырыла. Мәсәлән, Халыкара балаларны яклау көне кысаларында «Советларча балачак» экскурсиясе, «Казан мәчесе әкияте» квесты, «Әлифба җый» квесты һәм башкалар оештырылган.

Парк көн саен сишәмбедән якшәмбегә кадәр 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр эшли.

Парк турында тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин: https://kazan.myhistorypark.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International