ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2024 елның 5 аенда федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) һәм урман саклауны гамәлгә ашыруга йомгак ясалды

2024 елның 3 июне, дүшәмбе

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында 2024 елның 5 аенда федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) һәм урман саклауны гамәлгә ашыруга йомгак ясалды. Бу чорда дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урман фонды җирләрендә 13,7 мең патрульлек, 1,9 мең контроль (күзәтчелек) һәм профилактика чаралары үткәрелгән.

Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров сүзләренә караганда, административ хокук бозулар турында барлыгы 31 беркетмә төзелгән. Төп хокук бозулар арасында – урманнарда санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу һәм закон белән билгеләнгән срокта административ штраф түләмәү.

Моннан тыш, дәүләт урман инспекторлары гражданлык хокукы мөнәсәбәтләре кысаларында урманнан файдаланучыларның урман законнарында каралган мәҗбүри таләпләрне үтәвен контрольдә тоту һәм профилактикалау буенча эш алып барганнар.

«Хәзерге вакытта урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирелә, – дип өстәде Айрат Әхмәров. – Хокук бозулар ачыкланган урман участокларын арендалаучыларга Министрлык тарафыннан кисәтүләр белдерелде, калганнарына мәгълүмат  хатлары җибәрелде».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International