ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында киләсе чорга бурычлар билгеләнде

2024 елның 3 июне, дүшәмбе

Бүген министрлыкта видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда алдагы чорга бурычлар билгеләнде. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов үткәрде. Утырыш эшендә Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, урманчылыкларның җитәкче-урманчылары һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Киңәшмәдә докладлар белән министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм Казан дәүләт аграр университетының кабул итү комиссиясе секретаре Гүзәл Фәсахова чыгыш ясады.

Министрның беренче урынбасары язгы урман культуралары сезоны кысаларында 1527 гектар мәйданда – урман торгызу, 2512 гектарда – урман культураларын тулыландыру, 21,42 гектарда питомникларда орлык чәчү буенча эшләр башкарылуы турында сөйләде. Республиканың Әгерҗе, Кәләй, Мамадыш, Идел буе һәм Шәһәр яны урман хуҗалыклары белгечләре чәчү буенча планны арттырып үтәгән.

«Урман орлыкчылыгының яңа объектларын булдыру турында карар кабул ителде. Быел Арча, Саба, Кама, Кызыл Йолдыз, Мамадыш һәм Алабуга урманчылыклары территориясендә 10 гектар мәйданда нарат һәм чыршы урман орлыклары плантацияләре проектланачак, – дип хәбәр итте Илгизәр Зарипов. – Көнчыгыш Европа урман сынау станциясе белгечләренә кирәкле ярдәм күрсәтүегез турында сорыйм».

Шулай ук спикер урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләренә дә тукталды. Аның сүзләренә караганда, ел башыннан Татарстан Республикасы территориясендә 141 термик нокта һәм башка категориядәге җирләрдә 92 янгын очрагы теркәлгән.

«Фаразый мәгълүматларга караганда, якын арада урманнарда янгын куркынычының IV классы сакланачак. Янгын куркынычын мониторинглау һәм халык арасында агитация-аңлату эшен көчәйтергә кирәк», – дип ассызыклады Илгизәр Зарипов. 

Гүзәл Фәсахова катнашучыларны югары уку йортында максатчан укытуга килешүләр төзүнең яңа шартлары белән таныштырды.

«Кабул ителгән үзгәрешләрне исәпкә алып, максатчан укыту турында килешүләр төзү хәзер бары тик  «Работа в России» БЦП ярдәмендә генә гамәлгә ашырылачак», – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International