Татарстанда урман культураларын агротехник карау эшләренә керештеләр

2024 елның 4 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасында урман культураларын агротехник карау эшләре башланып китте. Чаралар «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектында каралган.

Агымдагы елда урман культураларын агротехник карау эшләре барлыгы 12,8 мең гектар мәйданда башкарылачак. Эшләрнең иң зур күләмнәре Минзәлә (730 га), Кызыл Йолдыз (739 га), Кама (680 га) һәм Азнакай (580 га) урманчылыклары урман фонды территориясендә планлаштырылган.

Исегезгә төшерик, урман культураларын агротехник карау эшләре – туфракны йомшарту, чүп үләннәрен утау, үсемлекләрне кысалап алу юлы белән үстерелә торган агачлар һәм куаклар үсешенә шартларны яхшыртуга юнәлтелгән чаралар комплексы. Карау ешлыгы җирле шартларны исәпкә алып билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International