Бүген, 5 июньдә, Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне билгеләп үтелә. Бәйрәм 1972 елда БМО Генераль Ассамблеясенең 27нче сессиясендә (1972 елның 15 декабрендәге A/RES/2994 номерлы резолюция) гамәлгә куела.
Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне әйләнә-тирә мохит проблемаларына игътибарны җәлеп итәргә һәм кешеләрне аны саклау буенча актив гамәлләргә этәрергә тиеш.
Традиция буенча, бу көнне төрле экологик акцияләр һәм чаралар үткәрелә, мәсәлән, чүп җыю, агачлар утырту, экология буенча лекцияләр һәм семинарлар уздырыла.
2024 елда Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне җирләрне торгызуга, чүлләшү процессын туктатуга һәм корылыкка чыдамлыкны арттыруга багышлана. Аның шигаре: «Безнең җир. Безнең киләчәгебез. Без – #ТоргызуБуыны». Бу девиз экосистемаларга куркыныч янавы һәм аларны торгызуны таләп ителүе турында искә төшерә.