Бүген «Подрост – 2024» Бөтенроссия юниорлар урман конкурсының финал этабы узган. Чара видеоконференция режимында узып, анда Россия Федерациясенең 53 субъектыннан 111 кеше катнашкан.
Үз эшләрен татарстанлылар да тәкъдим иткән. Казан шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге 93 нче гимназия укучысы Елизавета Артемьева – «Урман биләмәсенең агач-куаклык үсемлекләре торышын бәяләү. Аракчино», Лениногорск урманчылыгының урманнарны торгызу буенча инженер Елена Тихонова «Мәктәп урманчылыкларында «Урман буыны 2.0» остазлык моделе программасы» проекты турында сөйләгән.
Исегезгә төшерәбез, юниорларның «Подрост» Бөтенроссия урман конкурсы ел саен өч этапта үткәрелә – төбәк, читтән торып федераль һәм турыдан-туры федераль турлар. Җиңүчеләр алты номинациядә билгеләнәчәк: «Урман белеме һәм урманчылык», «Урман үсемлекләре экологиясе», «Урман хайваннары экологиясе», «Проектлы табигатьне саклау эшчәнлеге», «Һөнәри белем бирү оешмалары һәм урман хуҗалыгы профилендәге югары белем бирү оешмалары укучыларының иң яхшы тәҗрибә-тикшеренү эше» һәм «Мәктәп урманчылыклары – эшчәнлекне программа-методик яктан тәэмин итү».
«Подрост-2023» Бөтенроссия юниорлар урман конкурсының нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.