Бүген Казанда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләргә урман янгыннарын сүндерү һәм урман патруле техникасын тапшыру тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ирек Кадамов һ.б. катнашты.
Үз чыгышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Татарстанда урман хуҗалыгына традицион рәвештә аерым игътибар бирелә. Хәзерге вакытта төбәкнең 17% артыгы урманнар белән капланган.
«Урман – безнең милли байлыгыбыз, ул сәнәгать ягыннан үсеш алган республика өчен "үпкәләр" булып тора һәм грамоталы һәм рациональ файдалануга мохтаҗ. Нәкъ менә шуңа күрә сезнең эшегез бик мөһим», – диде Алексей Песошин, урманчыларга мөрәҗәгать итеп.
Ул, Татарстанның урман тармагында 2,5 меңнән артык кеше эшли, дип өстәде. Аларның җайга салынган эше нәтиҗәсендә республикада ел саен меңләгән гектар урман утыртыла, урманнарны янгыннан һәм законсыз кисүдән саклау тәэмин ителә.
«Без "Экология" илкүләм проекты кысаларында республикага күрсәткән ярдәме өчен ил Президентына рәхмәтле. Һичшиксез, яңа техника урманчылыкларга урманнарны ышанычлы саклау өчен яхшы ярдәм булачак. Мин барлык тармак хезмәткәрләренә нәтиҗәле һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Республиканың экологик иминлеге ышанычлы кулларда дип ышанам», – дип нәтиҗә ясады Алексей Песошин.
Урманчылыкларга һәм урман хуҗалыкларына «Россия Федерациясе урман хуҗалыгын үстерү» дәүләт программасы һәм «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында сатып алынган 41 берәмлек техника тапшырылды. Бу – 31 берәмлек УАЗ-390945 урман патруле автомашинасы, 6 берәмлек «Беларус-82.1» тракторы, 3 берәмлек тагылмалы янгын цистернасы һәм транспорт тагылмасы булган 1 берәмлек прицеплы РМ 500-2 сазлык машинасы. Әлеге техника урманнарны патрульләү, янгыннарны бетерү, урманнарны торгызу һәм урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын башкару өчен кулланылачак.