Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Биләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп яны лагеренда тәрбияләнүчеләр өчен цифрлы грамоталылык һәм киберкуркынычсызлык буенча дәрес үткәрде

2024 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Алексеевск районының «Биләр урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ мәктәп яны лагеренда тәрбияләнүчеләр өчен «Цифрлы ликбез» проекты кысаларында цифрлы грамоталылык һәм киберкуркынычсызлык буенча дәрес үткәрде.

Дәрес барышында Илгизәр Зарипов балаларга Интернетта куркынычсыз сатып алу һәм  белдерүләр бастырып чыгару кагыйдәләре турында сөйләде.

«Сатып алуларны бары тик тикшерелгән сайтларда һәм кушымталарда гына башкарырга, шәхси мәгълүматларны бирмәскә һәм чит сылтамалар буенча күчмәскә кирәк, – дип билгеләп үтте ул. – Сатучыны сайлаганда рейтингка һәм бәяләмәләргә таянырга, үткән тикшерүләр турында тамгалар булуына игътибар итәргә кирәк».

Исегезгә төшерик, «Цифрлы ликбез» Бөтенроссия агарту проекты балалар һәм өлкәннәрне цифрлы грамоталылык һәм кибер куркынычсызлык нигезләренә өйрәтүче педагоглар өчен мәгърифәтчелек мультипликация роликлары һәм методик материаллар сериясен  үз эченә ала. Проектны оештыручылар булып Россия Цифр министрлыгы, Россия Мәгариф министрлыгы, «Цифрлы икътисад» АКО, Россиянең мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге төп компанияләре белән партнерлыкта тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International