ТР Урманны саклау үзәгендә «Урман – безнең төп мәнфәгать» балалар өчен Бөтенроссия рәсем конкурсының төбәк этабына йомгак ясалган

2024 елның 7 июне, җомга

«Рослесозащита» ФБУ филиалы – ТР Урманны саклау үзәгендә «Урман – безнең төп мәнфәгать» балалар өчен Бөтенроссия рәсем конкурсының төбәк этабына йомгак ясалган.

Исегезгә төшерәбез, конкурс 2024 елның 1 мартыннан 31 маена кадәр үткәрелгән. Конкурска барлыгы 70ләп эш килгән.

«Урман матурлыгы» номинациясендә 7-9 яшьлекләр категориясендә беренче урынны – Айзат Йосыпов (Арча районы, Күлтәс авылы), икенче урынны Кира Резчикова (Казан), өченче урынны Сабина Тимофеева алган (Арча районы, Үрнәк авылы).

10-12 яшьлекләр категориясендә беренче урынга – Әхмәт Ходжаев (Арча районы, Югары Пошалым авылы), икенче урынга – Солтан Җиһаншин (Үрнәк поселогы) һәм Диана Шумилова (Осиново бистәсе), өченче урынга Азалия Гарипова (Үрнәк поселогы) һәм Надежда Чибирева ( Зеленодольск шәһәре) чыккан.

13-16 яшьлекләр категориясендә беренче урынны – Мәлик Гыйльманов (Арча районы Тылаңгыр авылы), икенче урынны – Виктория Евтушенко (Чаллы шәһәре), өченче урынны Раилә Закирова (Югары Пошалым авылы) һәм Анастасия Цысь (Чаллы шәһәре) алган.

«Урманны саклау һәм урманнарны торгызу» номинациясендә 7-9 яшьлек категориясендә беренче урын өчен көрәштә Кәрим Әхмәтханов (Арча районы, Түбән Пошалым авылы) җиңү яулаган, икенче урында – Илария Шиһабиева (Арча районы, Алга-Көек авылы), өченче урында – София Кузьмина (Кайбыч районы, Федоровское авылы).

10-12 яшьлекләр категориясендә беренче урынны Әмир Газизов алган (Федоровское авылы), икенче урында – Варвара Парфентьева (Зеленодольск шәһәре), өченчедә – Вячеслав Фомин (Зеленодольск шәһәре).

«3000 елда урман» номинациясендә 10-12 яшьлекләр категориясендә беренче урынга Валерия Никонова чыккан (Зеленодольск шәһәре), икенчедә – Матвей Терехин (Зеленодольск шәһәре), өченчедә – Надежда Чибирева (Зеленодольск шәһәре).

Беренче урын алган эшләр конкурсның федераль этабына юнәлдереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International