Лениногорск урманчылыгы командасы «ЭКВЕСТ» республика онлайн-конкурсында призерлар рәтенә кергән

2024 елның 7 июне, җомга

«ЭКВЕСТ» VIII Республика онлайн-конкурсына йомгак ясалган. Быел конкурста Татарстан Республикасының 33 шәһәреннән һәм районыннан 1000нән артык экоактивист катнашкан.

Шартларга ярашлы рәвештә, катнашучылар өч тематик блокта 20 биремне үтәргә тиеш була: «Экомәдәният», «Эковакыйгалар» һәм «Табигатьне саклау». Бер ай дәвамында катнашучылар 50 меңгә якын тыңлаучы һәм катнашучы өчен табигатьне саклау акцияләре, экологик-агарту һәм агитация чаралары оештырган һәм үткәргән.

Конкурс нәтиҗәләре буенча «Лениногорск урманчылыгы» командасы «ЭкоПро» номинациясендә 2 нче урынны  алган.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International