Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы инженеры Оксана Горбатенко А.С.Пушкин исемендәге 9 нчы лицейда шәһәр яны лагерында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес уздырган

2024 елның 7 июне, җомга

Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы инженеры Оксана Горбатенко Зеленодольск районының А.С.Пушкин исемендәге 9 нчы лицейда шәһәр яны лагерында тәрбияләнүчеләр өчен «Планетабызның экологиясен саклыйк» темасына дәрес уздырган.

Дәрес барышында Оксана Горбатенков балаларга «экология», «экологик куркынычсызлык» төшенчәләре, урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләгән. Шулай ук урманнарны саклау һәм үрчетү буенча алып барылган эшләргә аерым игътибар бирелгән.

Аннан соң экологияне яхшырту, урман һәм су ресурсларын саклау мөмкинлекләре турында фикер алышканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International