Равил Кузюров Алексеевск районында Сабантуй бәйрәмендә катнашты

2024 елның 8 июне, шимбә

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Алексеевск муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды. Анда ул Алексеевск бистәсендә Сабантуй бәйрәмендә катнашты.

Министр бәйрәм кунакларын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде.

Министр Сабантуйның халык өчен яраткан бәйрәм булуын әйтте. «Ул күптәннән барлык халыкларның тынычлыгы, татулыгы һәм дуслыгы, тырышлыгы һәм кунакчыллыгы символына әверелде, – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. – Бәйрәмдә катнашучыларга чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим. Сабантуй һәркемгә якты хис-кичерешләр һәм искиткеч кәеф бүләк итсен».

Шулай ук муниципаль район башлыгы Сергей Демидов та катнашучыларны сәламләде.

Бәйрәм кысаларында Алексеевск районы авыл хуҗалыгы тармагының алдынгы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International