Алабуга урманчылыгы хезмәткәрләре тарафыннан 80 реклама конструкциясе сүтелгән

2024 елның 10 июне, дүшәмбе

Узган атна ахырында «Алабуга урманчылыгы» ТР ДКУның Татарстан кишәрлеге урманчылыгы хезмәткәрләре тарафыннан Тукай муниципаль районы урман фонды җирләрен патрульләү кысаларында агачларда законсыз урнаштырылган реклама конструкцияләрен демонтажлау эшләре үткәрелгән.

«Рекламага каршы уздырылган рейд нәтиҗәсендә урман утыртмаларыннан 80 конструкция алынды, – дип сөйләде «Алабуга урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Рәмис Гыйлаҗиев. – Еш кына намуссыз эшкуарлар үз рекламаларын автомобиль юллары һәм бакча ширкәтләренә һәм дача кооперативларына керү юллары буйлап урнаштыралар. Әгәр дә бу юнәлештә эш алып барылмаса, урманнарның нинди булачагын күз алдына китерү авыр».

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы искәртеп узганча, мондый реклама конструкцияләрен законсыз урнаштыру, урман утыртуларга зыян китерү өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.28 ст. нигезендә административ җаваплылык каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International