Татарстан белгечләре «Иң яхшы урман аударучы» һәм «Иң яхшы харвестер һәм форвардер машинисты» төбәкара һөнәри осталык конкурсларында призер булганнар

2024 елның 10 июне, дүшәмбе

Йошкар-Ола шәһәрендә «Иң яхшы урман аударучы – 2024» һәм «Иң яхшы харвестер һәм форвардер машинисты – 2024» төбәкара һөнәри осталык конкурслары узды. Оештыручылар булып Идел буе дәүләт технология университеты һәм Мари Эл Республикасы Табигать ресурслары, экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау министрлыгы, МЭР Урман кулланучылар берлеге тора.

Ярышларда Россиянең 11 субъекты, шулай ук Беларусь Республикасы вәкилләре катнашкан. Татарстан Республикасын «Нурлат урман хуҗалыгы» ДБУ, «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре һәм «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ студенты Никита Мөбарәков тәкъдим иткән.

Шартларга ярашлы рәвештә, конкурсантлар бензопычкы чылбырын алыштыру, агач кисү, ботакларны, бүрәнәне катнаш кисү һәм төгәл кисү буенча берничә биремне үтәгәннәр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, судьялар сыйфатында Татарстан белгечләре – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының мөлкәт белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәтне саклау бүлеге башлыгы урынбасары Айрат Низамиев, «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ директорының уку-җитештерү эше буенча урынбасары Илдар Галиев, көллият укытучысы Рөстәм Гарифуллин, «Лубян урманчылыгы» ТР ДКУ урман мастеры Руслан  Фәттахов,  «Нурлат урман хуҗалыгы» ТР ДБУ механиклары Максим Еливанов һәм Андрей Малов катнашкан.

Татарстанлылар лаеклы нәтиҗәләр күрсәтеп, конкурс призерлары арасына эләккәннәр. Әйтик, Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгының харвестер операторы Валерий Иванов «Харвестер һәм форвардерның иң яхшы машинисты» конкурсында 3 нче урынга һәм «Агачны рациональ кисү» күнегүләре нәтиҗәләре буенча 1 нче урынга лаек булган. «Нурлат урман хуҗалыгы» ДБУ урман аударучылары Георгий Захаров һәм Станислав Маринин «Ботаклар кисү» һәм «Агач аудару» күнекмәләре буенча «Иң яхшы урман аударучы» конкурсында 3 нче урынны алганнар.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International