18 июньгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычының югары классы көтелә

2024 елның 11 июне, сишәмбе

«Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 2024 елның 12 июненнән 17 июненә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарда янгын куркынычының IV классы көтелә.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы искәртеп уза, урманнарда катгый тыела:

- чүп калдыру, яндыру яки коры үләнгә ут төртү;

- янгын куркынычы сезонында һәм җиһазландырылмаган урыннарда учак ягу;

- сүнмәгән шырпы һәм тәмәке төпчекләрен җиргә ташлау;

- очкын чыгаручы җитешсез транспортны куллану;

- пиротехника куллану.

Әгәр урманда яки урман биләмәсе янында янгын шаһиты булсагыз, бу турыда 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннары буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International