Кәләй урманчылыгы һәм Кәләй урман хуҗалыгы хезмәткәрләре питомникта чәчүлекләрне карыйлар

2024 елның 11 июне, сишәмбе

«Кәләй урманчылыгы» ДКУ һәм «Кәләй урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре питомниктагы чәчүлекләрне карау буенча эшләр башкара. Чаралар «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектында каралган.

«Безнең базислы урман питомнигы Чишмә беренче кишәрлеге урманчылыгының 117нче кварталында урнашкан, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Алексей Васеньков. – Быел биредә 0,54 гектар мәйданда нарат орлыклары чәчелде. Шушы көннәрдә үсентеләрне карау эшенә керештек».

«Шулай ук җәй дәвамында ике, өч еллык чәчүлекләрне карау да гамәлгә ашырылачак, – дип өстәде ул. – Бу – даими су сибү, туфракны йомшарту, чүп үләннәренә каршы көрәшү».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International