Татарстан Республикасында «Макулатура тапшыр – агачны коткар» эко-марафонына йомгак ясалды. Акция 16 апрельдән 31 майга кадәр республика районнары һәм шәһәрләре арасында ярышлар рәвешендә узды.
Эко-марафон нәтиҗәләре буенча беренче урынны Сарман районы алды. Икенче урында – Әгерҗе районы, өченчедә – Мамадыш районы.
Акция нәтиҗәләре буенча барлыгы 21,1 тонна макулатура җыелган.
Исегезгә төшерәбез, «Макулатура тапшыр – агачны коткар» эко-марафоны полигоннарда чүп-чар күләмен киметүгә һәм илнең табигый ресурсларын саклауга юнәлдерелгән.