Татарстанда иҗтимагый инфраструктура объектларын төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау өлкәсендә программа чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының әлеге программаларда катнашуы 2025 елга кадәр озайтылды.
«План буенча, хәзерге вакытта Әгерҗе, Биләр, Болгар, Зәй, Шәһәр яны, Минзәлә урманчылыкларында һәм Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгында 7 объект ремонтлана, – дип сөйләде Министрлыкның мөлкәт белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәтне саклау бүлеге башлыгы Нияз Имамиев. – Бу максатларга 70,5 миллион сум күләмендә финанс каралган».
Аның сүзләренчә, бинаның торышына карап, эчке һәм тышкы төзекләндерү эшләре, вентиляция, электр энергиясе белән тәэмин итү, җылыту системаларын ремонтлау һ.б. эшләр башкарыла.