Татарстанда яшь үсентеләрне карау эшләренә керештеләр

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында яшь үсентеләрне карау эшләренә керештеләр.

«Гадәттәгечә, тәрбияви кисү һәм үсентеләрнең куелыгын көйләү кебек урман хуҗалыгы чаралары үткәрелә, – дип хәбәр итте ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлеге җитәкчесе Алексей Мосунов. – Әлеге чараларның максаты – урман утыртмаларының куелыгын җайга салу, яшь үсентеләрнең токым составын һәм төп токым агачларының үсеш шартларын яхшырту».

Аның сүзләренә караганда, 2024 елда Татарстан Республикасында 2,6 мең гектар мәйданда яшь үсентеләр каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International