Лубянда «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ студентлары арасында туристлык слеты узды

2024 елның 14 июне, җомга

Кукмара муниципаль районы Лубян авылында «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ студентлары арасында туристлык слеты узды. Балалар спорт буенча ориентирлашу, ату, беренче ярдәм күрсәтү һ.б. буенча үзләренең белемнәрен, осталыкларын һәм күнекмәләрен күрсәттеләр.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча беренче урынны 31 нче урман хуҗалыгы төркеме командасы алган. Икенче урында – 32 нче урман хуҗалыгы төркеме җыелма командасы, өченчедә – 13 нче бакча-парк төркеме.

Турслетның максаты – укучыларның патриотик һәм рухи-әхлакый сыйфатларын, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт һәм табигый мохиттә гармонияле булу күнекмәләрен формалаштыру, спорт туризмын һәм туристлык-туган якны өйрәнү эшчәнлеген популярлаштыру һәм камилләштерү, шулай ук тәҗрибә алмашу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International