Министрлыкта урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2024 елның 14 июне, җомга

Бүген Министрлыкта урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, ТР «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ директоры Айдар Гайфуллин, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, урманчылык җитәкчеләре, урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Төп доклад белән министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов чыгыш ясады. Ул сөйләп узганча, ТР «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәте мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә Татарстан Республикасы территориясендә 172 термик нокта һәм урман фонды белән чиктәш җирләрдә 113 янып китү очрагы теркәлгән.

«Урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булу сәбәпле, бүгеннән республикада гражданнар өчен урманнарга бару һәм аларга транспорт чараларын кертү чикләтелде, – дип билгеләп үтте Илгизәр Зарипов. – Урман фонды җирләрендә патрульлек итүне һәм халык арасында агитация-аңлату эшен көчәйтергә кирәк».

«Шулай ук тәүлек әйләнәсе дежурлык оештырырга һәм ял көннәрендә урманнарга кешеләр күпләп килә торган урыннарда вакытлыча постлар булдырырга кирәк», – дип өстәде ул.

Ахырда министрның беренче урынбасары «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ кабул итү кампаниясе башлануы турында хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International