Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы җир һәм су законнары үтәлешен тикшергән.
Тәтеш муниципаль районында гражданның милкендә законсыз формалаштырылган җир участогы булуы ачыкланган, аның составына Кылна елгасының яр буе кертелгән.
Гомуми файдаланудагы җирләрне дәүләт милкенә кайтару максатыннан, табигатьне саклау прокуроры судка мөрәҗәгать иткән. Тәтеш район суды прокурор таләпләрен канәгатьләндергән. Суд акты участок чикләре турында Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына үзгәрешләр кертү өчен нигез булып тора.
Закон бозуларны бетерү табигать саклау прокуратурасы контролендә тора.