Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында 2023 елда урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә тапшырылган вәкаләтләрне үтәүнең нәтиҗәлелеген бәяләүгә йомгак ясалды. Төбәктәге урман ведомстволарының эше 6 төркемгә бүленгән 32 критерий буенча бәяләнә (урманнарны янгыннан саклау, урман күзәтчелеге, урманнарны куллану, саклау һәм яңадан үрчетү, финанс-икътисадый эшчәнлек).
Урман хуҗалыгын алып баруның нәтиҗәлелеге буенча 10 лидер исемлегенә Татарстан Республикасы, Вологда, Түбән Новгород, Ленинград, Тверь өлкәләре, Карелия Республикасы, Киров өлкәсе, Удмуртия һәм Чуашстан республикалары, Смоленск өлкәсе кергән.
Йомгаклау рейтингында үз урынын яхшырткан субъектларны анализлау күрсәткәнчә, уңай динамикалы төбәкләрнең иң күп саны Үзәк, Төньяк-Көнбатыш һәм Идел буе федераль округларына хас.
«Узган ел белән чагыштырганда, рейтингта үз урыннарын 47 төбәк яхшыртты, бу 2022 елга караганда 8гә күбрәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, топ-10 лидерлар исемлегенә 2022 елда булмаган 4 төбәк керде – бу Киров өлкәсе, Карелия Республикасы, Удмуртия һәм Чуашстан. Төбәкләр урманнарны янгыннан саклау һәм урманнарны авырулардан саклау, шулай ук урманнарны яңадан үрчетү эшен яхшыртты. Рейтингта беренче 10 позицияне алган төбәкләр ел ахырына кадәр премиягә лаек булачак», – дип ассызыклады Рослесхоз башлыгы Иван Советников.
6 төбәктә нәтиҗәлелекнең югары үсеше күзәтелә. Алар рейтингта 20 һәм аннан да күбрәк пунктка күтәрелә алганнар. Мәсәлән, Мурманск өлкәсе рейтингта 29 позициягә күтәрелгән (урман үрчетүне яхшырту хисабына), ә Ханты-Манси автономияле округы (урманнарны саклауны яхшырту хисабына) 25 позициягә күтәрелгән.
Түбән күрсәткечләр Чукотка автономияле округы, Ингушетия Республикасы, Яһүди автономияле өлкәсе, Ненец автономияле округы, Калмыкия Республикасы, Волгоград өлкәсе, Тыва Республикасы, Саратов өлкәсе, Ставрополь крае, Алтай Республикасы, Амур өлкәсе, Самар өлкәсе, Камчатка крае кебек төбәкләрдә билгеләнгән.
Эффективлыкның иң зур кимүе урманнарны куллану һәм урманнарны янгыннан саклау ягыннан билгеләнә. Беренчедән, бу урман янгыннарын сүндерү өчен көчләрне арттыру чараларының вакытында кабул ителмәве, урманнарны куллану өчен түләү буенча бурычларның артуы һәм дөрес булмаган мәгълүматлар бирүгә бәйле.
Рослесхоз күрсәткечләрнең шактый кимүен күрсәткән төбәкләр буенча урман хуҗалыгын алып баруның нәтиҗәлелеген бәяләү нәтиҗәләре буенча, идарәи карарлар өчен төбәкләрдәге җитәкчеләргә күрсәтмәләр һәм тәкъдимнәр җибәрәчәк.
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы матбугат хезмәте материаллары файдаланылды