Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасын гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны Рослесхоз җитәкчесе Иван Советников үткәрде.
Чарада РФ урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Киңәшмә барышында Урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасына мәгълүмат кертү, электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре күрсәтү һ.б. мәсьәләләр каралды.
Шулай ук Рослесхоз җитәкчесе Иван Советников хәбәр иткәнчә, ФГИС ЛК мобиль кушымтасын эшләү ахырына якынлашып килә, анда урман хуҗалыгы чараларын фотофиксацияләү функциясе булачак. «Фотоматериалларны кушымта аша тәкъдим итү 2025 елның 1 гыйнварыннан мәҗбүри булачак, – дип искәртте ул. – Шулай ук алдагы чорга бурычлар арасында урман хуҗалыгы техникасын навигация контроле чаралары белән җиһазландыру һәм аларны әлеге системага тоташтыру максаты да бар».
Искәртеп узабыз, УК ФДМС системасы электрон рәвештә дәүләт урман реестрын алып бару, дәүләт структураларын һәм җирле үзидарә органнарын, физик һәм юридик затларны урманнарны куллану, саклау, яңадан үрчетү, агач һәм башка урман ресурсларын эшкәртү, шулай ук агачның эзләнүчәнлеген тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлек алып бару өчен кирәкле ышанычлы мәгълүматлар белән тәэмин итү максатларында эшләнгән.