Арча урманчылыгы һәм Арча урман хуҗалыгы хезмәткәрләре урман тармагы ветераны Фәгыйлә Гомәрованы 85 яшьлек юбилее белән котлады

2024 елның 18 июне, сишәмбе

«Арча урманчылыгы» ДКУ һәм «Арча урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре урман тармагы ветераны Фәгыйлә Гомәрованы 85 яшьлек юбилее белән котладылар. Белгечләр Фәгыйлә Лотфулловнага бүләк тапшырдылар, аңа ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм озын гомер теләделәр.

Гомәрова Фәгыйлә Лотфулла кызы 1939 елның 17 июнендә Арча районы Пөшәңгәр авылында туа. Ул урман хуҗалыгына 39 ел гомерен багышлый. Арча урман хуҗалыгында станокчы һәм төрле эшче булып хезмәт итә. Аның ире Зөфәр Гомәр улы да шунда ук эшли, урманчы, җитештерү мастеры, ягулык салучы, склад мөдире вазыйфаларын башкара.

Ире белән бергә алар өч бала тәрбиялиләр. Хәзерге вакытта Фәгыйлә Лотфулла кызы өлкән кызы Асия һәм кияве белән Түбән Корса авылында яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International