Татарстанда янгынга каршы билгеләнештәге юлларны төзү һәм реконструкцияләү эшләре бара

2024 елның 18 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасында янгынга каршы билгеләнештәге юлларны төзү һәм реконструкцияләү эшләре бара. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны башкару «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты максатлары һәм бурычларына туры килә.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 18 июненә республикада 10,9 км озынлыкта (планның 10%) янгынга каршы билгеләнештәге юлларны төзү һәм 40,4 км (10%) озынлыгында реконструкцияләү эшләре башкарылган.

Мондый эшләрне республиканың Буа, Кама һәм Кызыл Йолдыз урман хуҗалыклары белгечләре тәмамлады инде.

«Урман фондында янгынга каршы юллар челтәре булдыру – янгынга каршы төзекләндерү буенча иң мөһим чараларның берсе, – дип сөйләде сектор мөдире Әнәс Сөнгатуллин. – Кагыйдәләр буенча, мондый юлларның җир япмасының киңлеге 4,5 метрдан да ким булмаска тиеш. Автотранспортның сулыкларга һәм янгын куркынычы булган урыннарга керә алуын тәэмин итү өчен урман юллары челтәренә өстәмә рәвештә юллар төзелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International