«Россия яшьләре. Грантлар: «Микрогрантлар» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Аны Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык оештыра.
Конкурста Россия территориясендә яшәүче 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала. Җиңүчеләр уникаль проектны гамәлгә ашыру өчен 5 меңнән 100 мең сумга кадәр матди ярдәм алачак.
Гаризаны 30 июньгә кадәр экологик белем бирү, остазлык, туризм, волонтерлык һ. б. үсеше белән бәйле 18 номинациянең берсе буенча бирергә мөмкин.
Конкурста катнашу шартлары турында тулырак монда белергә мөмкин: https://grants.myrosmol.ru.