Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ылыслы һәм яфраклы токым орлыкларының беренче ротациясен чәчүгә керештеләр. Эшләр «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында үткәрелә.
«Бүгенге көндә 1 миллион данә нарат һәм акация орлыгы чәчелде, – дип сөйләде үзәк директоры Рашат Гарәфетдинов. – Башта чәчүлекләр теплицаларда үсәчәк, аннары аларны үстерү кырларына күчерәчәкбез».
Аның сүзләренчә, барлыгы 4 млн. каен, нарат һәм акация орлыгы чәчү планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, стандарт утырту материалын җитештерү «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора. План буенча, быел урман тармагы белгечләренә 30,9 млн. данә чәчүлек үстерергә кирәк.